Главная » Файлы » Сценарии » Татарские |
09.03.2013, 21:19 | |
Татарская свадьба - это всегда грандиозное событие. И сценарий для выкупа невесты должен быть веселым и запоминающимся. Здесь предложен сценарий выкупа невесты женихом на татарском языке. Можете добавить свои сценки и сценарии. Удачного и веселого праздника!!! Беренче табын. Закускалардан авыз итү. Тамада: Тормыш итү – диңгез кичү, диләр. Ә тормышлар дулкыннарсыз булмый инде ул. Гаиләне шушы дулкыннардан саклап калса, бары тик чын МӘХӘББӘТ, СӨЮ генә саклап кала ала. Кадерле кунаклар, дуслар һәм туганнар, без бүген "Мәхәббәт корабында” олы юлга, _________________(фәләновларны) тормыш дигән сәяхәткә озатырга дип җыелдык. Ай-һай авыр да, катлаулы да, шул ук вакыт та мавыктыргыч та, ләззәтле дә бу сәяхәт. Тормыш итүне сәяхәт итү димичә ни диясең тагын. Әйдәгез әле, бүгенге көнне онытылмаслык итеп, кызыклы үткәрик. Мәхәббәт корабына, аның хуҗаларын, кияү белән кәләшне көчле алкышлар белән каршы алыйк. Рәхим итегез! (Кунакларның алкышлары астында залга кәләш белән кияү керә). Хөрмәтле _________________________________________________! Сезнең бүген кызыл туеыгыз. Бу бик тә бәхетле көн! Ә алда андый көннәр хисапсыз булсын иде. Сез менә хәзер генә беренче адымнарыгызны атладыгыз. Олы тормыш юлындагы уртак адымнарыгыз. Бәхетле, татау тормыш, гомерлек мәхәббәт тели сезгә бүген бар җиһан. Онытмагыз! Кешенең чын, олы бәхете – гаилә иминлегендә. Тормыш юлын кулга-кул тотынышып, авырлыкларны җиңеп, бер-берегезне аңлап, саклап, бер-берегезгә юл биреп үтегез тормыш юлын. Гаилә кору – зур юллар башы, Юлларыгыз һәрчак ак булсын. Тормыш гөрләп чәчәк атсын Чәчәкләре мәңге саф булсын дигән теләктә, мәҗлесебезне башлап, бокалларыбызны күтәрик. Һәм дә бер җыр тыңлап алыйк әле. Ә сез кунаклар бер зур гаилә кебек, күңел ачып, ял итеп, ризыклардан авыз итеп утырыгыз. Олы хис – мәхәббәт хисе безнең корабтан ташып торсын, сәяхәтебез буе озатып барсын. Мәхәббәт өчен! Музыкаль пауза. Тамада: Пар былбыллар кавышкандай, Ничек кавыштыгыз сез?! Бу кадәр матур пар булып Ничек табыштыгыз сез?! диясе килә безнең парларыбызның йөзләренә карагач. ___________(егет исеме) бүгенге мәҗлескә синең сөйгәнеңнең якыннан-якын туганнары, дуслары килгән. Алар сине читтән генә күзәтеп утыра торганнардыр әле. Кара аны сыната күрмә. Ә сынаулар сине бүген күп көтә әле. Тагын шуны да искә төшереп үтим. Татарларда кәләш урлау гадәте бар. Авыз ачып утырсаң, хатынсыз да калуың бар. Кәләшне күздән ычкындырмагыз. _______(кияү исеме)! Искә төшер әле беренче танышуыгызны. Ничегрәк узды ул? (җавап бирә) ________(кәләш исеме)! ..........күргәч синең беренче торйгылырың? (җавап бирә) Җәмәгать, юкка гына искә алмадык ул танышу, очрашу мизгелләрен.Хәзер бер уен уйнап алабыз. Кияү белән кәләшнең дуслары булган 3 парны чакырабыз. Телевизордан караганыгыз бардыр "Слабое звено” уенын уйнап алабыз хәзер. Уенның шарты буенча, егетләр урындыкка утыра. Ә кызлары артта басып торалар. Мин яшь парларга караган сораулар бирәм. Кем җавапны белә , (әлбәттә кызлар җавап бирергә тиешләр) кнопкага басып җавап бирәләр. Кнопка - ул сезнең ирләрегез. Һәр ирнең үз кнопка тавышы булырга тиеш. Мәсәлән сезнең нинди тавыш булачак?! (тыр-р-р, зиң-зиң, диң-диң һ.б.) Сораулар: .......белән.......елның кайсы вакытында танышканнар? Айратның Гөлнарага беренче тапкыр бүләк иткән бүләген атагыз. Гөлнара кая укый, эшли? Айратның яраткан спорт төре нинди? (шуңа охшашлы сораулар бирелә. Кем күбрәк очко җыя, шул җиңүче була. Бу уен кияү белән кәләшне якыннан белү өчен оештырыла. Җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырырга мөмкин). Тамада: Менә ичмасам кияү белән кәләшне якыннан да белдек. Җәмәгать, гел утырып кына тормасыннар әле, "Җәннәт алмасыннан” да авыз итсеннәр. (Җепкә алма асып куялар. Кияү белән кәләш бу алмадан мөмкин кадәр зуррак кисәк тешләп алырга тырышалар. Алма җепкә асылынып торганда, моны эшләве авыр. Икесе дә тешләп алганнан соң, тешләгән урыннарының зурлыгын чагыштырып карыйлар. Бу алма сөю ләззәте символы булурак карала. Аннан соң, икесе ике яктан бер үк вакытта тешлиләр. Алай иткәндә тешләве җиңел). Тамада: Менә бит, бергә-бергә тешләгәндә, бер-береңә ярдәм иткәндә "Җәннәт алмасы” тизрәк тә ашалып бетте, тәме дә татлының-татлысы. Әйдәгез әле бокалларны мәхәббәт өчен күтәрик! Тамада: Сөю-сөелү мәңгелек булсын! Ә хәзер тәнәфес ясап алыйк.Бию залына чакырам сезне, хөрмәтле кунаклар! (20 мин. биюләр, уеннар). Тамада: Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. 11 кыз, 10 егет чакырыла. Егетләр эчке түгәрәккә, кызлар тышкы түгәрәккә басып музыкага бииләр. Музыка туктау белән егет-кызлар парлашырга тиеш була. Бер кыз парсыз ялгыз калырга тиеш. Парсыз калган кыз үзенең күңеленә хуш килгән берәр егетне сайлап, уеннан читкә чыга. Шулай итеп бер егет, ике кыз калганчыга кадәр уен дәвам итә. Ә ахырдан аларга җәзаа бирелә. Икенче табын. Беренче кайнар аш китерелә. Тамада: Хөрмәтле кунаклар! Алма алмасыннан ерак төшми” ди безнең халык. Шулай микән ул?! Кияү белән кәләшнең әти-әниләрен дә ачыклар вакыт килеп җитте. Әйдәгез сүзне аларга бирик. Үзләре белән таныштырып китсеннәр әле. Тамада: Кадерле яшьләр! Үзегезне үстергән, тәрбияләгән әти-әниләрегеәне гомер буе хөрмәт итегез, картлык көнендә таяныч булыгыз. Аларны оныклар белән шатландырып, сөендереп яшәгез! Миңа калса, әти-әниләр хөрмәтенә җыр тыңлап узсак бик тә урынлы булыр. (җыр башкарыла) Тамада: Нинди туй котлауларсыз булсын инде дусларым. Шулай бит?! Менә күпме кеше җыелган. Аларның һәрберсенең сезгә әйтер сүзе, теләкләре, үгет-нәсыйхәтләре бардыр. Микрафонны сезгә тапшырам. Рәхим итегез. (Якыннардан котлаулар һәм бүләкләр кабул ителә). Тамада: Сезнең хөрмәткә яңгыраган теләкләр өчен бокалларыбызны күтәрик әле. Сезгә көнләшергә була. Сезнең дусларыгыз күп, туганнарыгыз ышанычлы. Рәхмәт сезгә! Яшьләрне хөрмәт итеп туйларына килгәнегез өчен. Тамада: Җәмәгать, ашап-эчеп утырып үзебезнең Кытайга килеп җиткәнебезне дә сизмәгәнбез. Әйдәгез бер уен уйнап алыйк. Бирегә 3 кеше чакырыла. Алар кытай таякчыклары белән тәлинкәдәге пешкән дөгене ашарга тиеш булалар. Иң беренче ашап бетергән кеше җиңүче була. Ә тамашачылар сезгә көч биреп, җан атып утыралар. Киттек. Икенче кайнар аш китерелә. Тамада: Карап-карап торам да, тагын бер карап куям. Күзләр генә тимәсен безнең яшьләребезгә. Күзләрендә сөю ялкыны яна. Әйдәгез әле, хисләрегезне тагын бер сынап бер уен уйнап алыйк. Менә сезгә "Мәхәббәт персигы”. Аңа шырпылар беркетелгән. Кәләш шырпыны чыгарган саен үзенең сөйгән хәләл җефетен нинди ризыклар белән сыйлыячагын әйтергә тиеш. Ә инде ир кеше үзенең хатынына рәхмәт йөзеннән нинди комплиментлар әйтер икән. Тыңлап карыйк. Тамада: Менә бит нинди баллы телле безнең гүзәл парыбыз. Тормышыгыз да бал кебек татлы булсын. Ширбәт ае гомер буе булып торсын. Музыкаль тәнәфес. (Чәк-чәк, каклаган каз чыгарыла. 20 минутлык тәнәфес. Биюләр. Уен-көлке. Кәләш туй букетын кызларга ату тантанасы үткәрелә. Туйның югары ноктасы торт китерелә. Торт кискәндә түбәндәге шигырь юллары укыла. ) Тамада: Гаилә кору – зур юлларның башы, Юлларыгыз һәрчак ак булсын . Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын, Чәчәкләре мәңге саф булсын. Тамада: Ышыкланырга өчен давылларда Каеннарга кирәк имәннәр. Сөйгән ярга янып сөйгәнеңнең Мәхәббәте терәк, дигәннәр. Ир һәм хатын – гади вакланмаулар, Ир – санаучы, хатын – ваклаучы. Ваклатса да, эреләтсә дә ул Һәр гаиләдә барсын саклаучы. Әйтер сүзләр, ярты юлда сүнеп, Йөрәкләрдә юшкын булмасын. Өйне туй көнендә генә түгел, Гомер буе бәхет нурласын. Мондый туйлар, дуслар, күбрәк булсын, Чакырсагыз, без килербез. Пар күгәрчен кебек яшәсәгез, Сезнең өчен без дә сөенербез. Икегезгә тигез, матур, Якты тормыш телибез. Бүгенгедәй якты булып, Үтсен һәрбер көнегез. Хушыгыз! Тәмам. ******************************** Значит, вы испугались медведей? — говорю я, раздумывая.-—Так бы и сказали, а то я не могла понять, в чем дело. Никто не пугался,— говорит Николай.—А зачем нам это нужно? — А ружье с жаканами брали? — А чо ружье—мы же в шурфе работаем, и пальнуть не успеешь, а пальнешь — в шурфе так и останешься, он тебя сграбастат, и все тут. Может, они и правы. Стрелять не все умеют, и в самом деле — сидят в шурфах. Любую спокойную работу могут найти на другом месте. Это мне нужно, чтобы они там работали, это я не должна уходить и работать, а зачем им беспокойство и тревоги? — Что вы за нашу жизнь ответите, так нам это будет все равно,—продолжает Василий.— Их там до черта, этих медве- дей, пруд пруди, истолкли всю землю, плашки во какие в землю вколотили — не достанешь. В яме следишь и думаешь: сейчас тебя прикроет... Много раз думала я, как поведу себя при встрече с медведем? Думала, а потом и узнала. Привелось. Мне потребовалось | пройти вот эти самые шурфы, о которых сейчас речь, именно на той злосчастной «медвежьей террасе». Без этого неполной была бы карта распространения таликов и мерзлоты у выходов источников. Пошли втроем — Василий, Николай и я. Двинулись они молча, хмуро, не глядя на меня. Чем дальше шли, тем больше мрачнели. Ну что мне делать? Я бы сама хотела работать спокойно и в трудной этой трагикомедии обойтись без лохматых и не очень мирных статистов. Но куда денешься? Написать что ли в полевой книжке или подать докладную: «Из-за большого количества агрессивных медведей работы на восточном участке не выполнены», или: «Работы прекращены, потому что все боятся медведей, включая и начальника». И ведь не раз ходили мы на источники и по двое, или в одиночку. Теперь распорядилась, чтобы все ходили только вдвоем. Для себя же оставила право — как получится. Иногда пойдешь в маршрут будто рядом, а зайдешь далеко. И не ходила бы одна, да рабочих рук мало, не отрывать же человека от дела только, для проводов. А Дима, тот вроде рвался на любопытную для него встречу, представлял себя где-то на хребте Сихотэ-Алинь или в Африке, ему тигра, пантеру или медведя подавай — все равно. Мы остановились на бечевнике у «медвежьей террасы». Терраса с обрывом метра в два полого поднималась вверх и была вся в густой путанице ивняка, березы и кедрового стланика. — Василий, лезьте первым. Василий посмотрел исподлобья, нахмурился и странным, угрожающим голосом прошипел: — Лезьте сами, если нам надо. Оглянулась на Николая. Таким злым я Николая никогда не видела. — Хорошо, пойду я. Просто мне труднее продираться сквозь кусты. И пусть вам, мужчинам, будет стыдно. Я полезла на крутой обрыв, хватаясь за ветки. От всей обстановки недоброжелательности и от напряжения тех минут сердце сильно колотилось. Негромкий разговор позади меня скоро за» тих, заглушенный шорохом кустов, что раздвигала я, и хрустом сушняка под ногами. Я шла все дальше в глубь террасы среди кочек и торчащих на них хилых полузасохших стволиков лиственницы, колесила., искала подходящее место для шурфов. Вдруг впереди в плотной гуще кедровника кто-то зашевелился, резко затрещал валежник, треск тараном шел на меня... Остановилась — медведь... И сразу затопило тяжелое спокойствие неизбежности. Сверхнапряжение ожидания. Вот тут я и поняла — вот так я себя веду, когда встречаю медведя лицом к лицу: страха нет, остановилась и замерла, на его милость. И хотя встреча не состоялась, только увидела среди ветвей широкую спину зверя, но ощущение встречи испытала полностью. Тут же почти из кустов появились Николай и Василий. В доли секунды надо было собрать себя и ничего не показать им: ни слабости, ни смятения — все это пришло ко мне теперь. Но парни и не присматривались. Указав им место, где рыть, я ушла, и они остались работать... А кончился «медвежий бунт» удивительно просто. Обдумав все, я решила, что делать, и объявила: На восточном участке работать будут втроем. По очереди один будет сидеть наверху с ружьем, заряженным жаканами. За каждый день шурфовки там лишний рабочий день каждому, Пойдут только добровольно и только те, кто умеет стрелять. И Яков, заводила и хват, которому (я-то знаю!) все трын- трава, и медведи тоже, ухмыльнувшись от уха до уха, покрутил конопатой дыней с огненными лохмами и сказал: — Делов-то, я пойду. Кто со мной? Те же Николай и Василий согласились.
| |
Просмотров: 5839 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Тема детства в произведениях Льва Толстого |
Интересные сценарии и конкурсы на проводы в армию |
Интересные сценки на последний звонок |
Поздравительные сценки на юбилей мужчине, женщине |
Переделанные сценки, песни |
Самые классные юмористические монологи. |
Сценарій уроку про Україну для школярів |